“Һөнәрләр шәһәре”нә экскурсияләр

2017 елның 13 декабре, чәршәмбе

2017  елның 10 декабрендә “Кайгырту” приютында тәрбияләнүчеләр «КидСпейс»балалар һөнәрләре шәһәрчегенә бардылар. Балаларга мондый мөмкинлекне Казан шәһәренең ВТБ 24 (ПАО) банкы хезмәткәрләре бүләк итте.

 

Тәрбияче Марина Васильевна сүзләренчә, бинага кергәч кенә моның балалар патшалыгы икәнен һәм анда аларның төп катнашучы кешеләр икәнлеген аңлыйсың. Анда аларга беркем дә өлкәннәр тормышы кагыйдәләрен көчләп такмый – комплекс персоналы шәһәрдә балаларның куркынычсызлыгын  гына күзәтеп тора. Шуның белән бергә уен кагыйдәләрен балалар үзләре билгели.

 “Кидспейс” балалар мәйданчыгы балаларга хәзерге дөньяда ориентлашырга,  төрле һөнәрләрнең нечкәлекләрен аңларга, үз фантазияләрен һәм хыялларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Шушы искиткеч комплекс вакытлыча гына булса да балаларыбызны гаджетлардан һәм компьютерлардан аерып тора, аларга яшьтәшләре белән аралашуны бәяләргә булыша. Танып белү-күңел ачу комплексында егермедән артык уен станциясе бар. Һәр аерым бина билгеле бер профиль остаханәсе: банк һәм хастаханә, ферма һәм коткару хезмәте, завод һәм автосервис , чәчтарашханә, төзелеш һ.б. итеп корылган.Уен барышында бала төрле һөнәр нигезләрен үзләштерә, файдалы күнекмәләр ала. Алар гадәттән тыш хәлләрдә үзләрен дөрес тотарга, беренче ярдәм күрсәтергә, автомобиль көпчәкләрен алмаштырырга, микроскопны көйләргә, полиция чакырырга, үсемлекләр утыртырга, радиотапшырулар алып барырга, фотога төшерергә, палатка куярга һ.б. нәрсәләргә өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International