Кырларда эш тәүлек буена оештырылган: техника, бер сәгатьне дә әрәм итмәс өчен, ике сменада чыга.
«Алексеевское» халык предприятиесендә борчак чәчү дәвам итә. Линиядә ике агрегат-төнге сменада 180 гектарга кадәр эш башкарырга исәп тоталар.
«Алга» ҖЧҖендә йөкләнеш тагын да югарырак: дүрт чәчү комплексында төнгә 400 гектарга кадәр көнбагыш чәчелә. Чәчкечләр кырга чыкканчы культиваторлар һәм «Томан» сиптергечләре белән эшкәртәләр, сыйфатлы нәтиҗәгә өмет итеп, туфрак әзерлиләр.
Төнге смена контрольдә — аның эшен смена башлыгы Радик Гыйззәтуллин координацияли.
Бу саннар артында-тәүлек вакытына карамыйча эшләүче кешеләр. Барлык механизаторларга да сабырлык, профессиональлек һәм районның киләчәк уңышына керткән өлешләре өчен рәхмәт.