Районның авыл җирлекләрендә «Сад памяти» акциясе уза

2026 елның 3 мае, якшәмбе

Безнең район халыкара акциягә кушылды, һәм бу көннәрдә төрле торак пунктларда яшелләндерү эшләре актив алып барыла. Халык, мәктәп укучылары, учреждение, авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре һәм активистлар хәтерне саклап калу һәм туган авылларын тагын да матуррак итү өчен берләшәләр.

 

Бутлеровка авыл җирлегендә Юеш Көрнәле мәктәбе укучылары һәм «Родина» колхозы хезмәткәрләре белән бергә Сабантуй уза торган мәйданга чыршы утырттылар.

 

Кыр Шонталы  авылында «Хәтер аллеясы» на нигез салганнар — монда яшь алмагачлар барлыкка килгән. Инициативаны җирле халык, авыл җирлеге һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре дә хуплады.

 

Көрнәле авыл җирлегендә чыршыны Көрнәле елгасы буендагы юл буена утырттылар. Акциягә аграр көллият студентлары да кушылды.

 

Мәдәният хезмәткәрләре дә читтә калмады-Ромодан мәдәният йорты янында нарат үсентеләре утырттылар.

 

«Хәтер бакчасы» акциясе — агач утырту гына түгел. Бу тарихка хөрмәт, җиңүчеләр буынына рәхмәт һәм авылларыбызның киләчәгенә өлеш кертү.

 

Катнашучыларның барысына да рәхмәт. Мондый инициативалар чын-чынлап берләштерә 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International