Сезне дәүләт бәйрәме –Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм. Бу бәйрәм Төп Законның тантанасын һәм көчен гәүдәләндерә. Россия Конституциясе дәүләтчелекне, җәмгыять төзелешендә тотрыклылыкны ныгытуга, гражданлык җәмгыяте төзүгә, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итүгә хезмәт итә.
Илнең иминлеге безнең эшли белүебезгә, табигый ресурслардан рациональ файдалануыбызга, инновацион икътисад булдыруга, демократик институтларны ныгытуга, төбәк һәм муниципаль хакимиятләр органнарының эшләү сыйфатын яхшырту өчен яңа чишелешләр табуга бәйле.
Мин ышанам: без бергәләп барлык кыенлыкларны җиңеп чыгачакбыз һәм Россияне алдынгы, чәчәк атучы дәүләткә әйләндерәчәкбез. Россия Федерациясе Конституциясе алга баруыбызның, төбәкләр һәм тулаем илебезнең тотрыклы һәм динамикалы социаль-икътисадый үсешенең гаранты булып хезмәт итә.
Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, үз көчебезгә ышаныч, бөтен илебез хакына һәрбер изге башлангычларыбызда уңышлар телим!