14 декабрьдә Алексеевск муниципаль районында әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану турындагы законнарны үтәү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булачак.
Районара табигатьне саклау прокуроры А. А. Хәбиров кабул итәчәк. Кабул итүгә 8 (843) 590-66-36 телефоны буенча алдан язылырга мөмкин.
Кабул итү Алексеевск районы хакимияте бинасында узачак. Адрес: Алексеевск штб., Совет мәйданы, 1 нче йорт. Үткәрү вакыты – көндезге 1 дән 2 гә кадәр.