2017 елның 12 декабрендә сәгать 11 нче яртыда район Советы утырышлар залында өченче чакырылыш Алексеевск муниципаль районы Советының унсигезенче утырышы булачак.
Утырыш каравына түбәндәге мәсьәләләрне кертергә:
1. 2018 елга һәм 2018-2019 елларның планлы чорына Алексеевск муниципаль районы бюджеты турында ( икенче укылыш).
2. Алексеевск муниципаль районы территориясендә җәмәгать урыннары һәм Экология елын үткәрү йомгаклары турында.
3. 2017 елга Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлеге эшчәнлеге турында;
4.Төрлесеннән.
* * *
Шул ук көнне сәгать 9 да Алексеевск районы хакимияте утырышлар залында өченче чакырылыш Алексеевск шәһәр җирлеге Советының егерменче утырышы булачак.
Утырыш каравына түбәндәге мәсьәләләрне кертергә:
1. 2018 елга һәм 2019-2020 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Алексеевск шәһәр җирлеге бюджеты турында ( икенче укылыш).
2. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының Алексеевск шәһәр җирлеге муниципаль берәмлекләре Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.
3. Алексеевск шәһәр җирлеге территориясендә законнарның торышы һәм хокук тәртибе турында.
4. Төрлесеннән.