Алексеевскида “Кар” операциясе булып узды

2017 елның 13 декабре, чәршәмбе

Алексеевск муниципаль районында беренче кар яву белән сугышта  һәлак булучылар, сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренә куелган барлык һәйкәлләрне, алар янындагы территорияләрне кар көртләреннән чистарту буенча ел саен  үткәрелә торган чаралар старт алды.

Башкарма комитетның катгый контролендә торучы “операция”дә барлык авыл җирлекләре, мәктәп укучылары, волонтерлар эшләде. Шушы көндәлек эшкә тирән мәгънә – фронтта һәм тылда бөек Җиңүне якынайткан кешеләрне искә алу һәм аларны хөрмәт итү мәгънәсе салынган. Шушы авыр, ләкин риясыз акциядә барлык катнашучыларга рухи көч һәм чыдамлылык телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International