Алексеевскида Россия Конституциясе көнендә акция булып уздым

2017 елның 12 декабре, сишәмбе

12 декабрьдә “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең Алексеевск җирле бүлекчәсе  тасмалар һәм Конституциянең басма экземплярларын тараттылар.

Акцияне яшьгвардиячеләр үткәрде, алар алексевскилыларны Дәүләт бәйрәме белән котларга урамнарга чыктылар, тасмалар һәм  Төп закон язылган брошюралар тараттылар. Россия әләмен символлаштыручы тасмалар бистә кешеләрен гаҗәпләндерде. Моннан тыш, яшьләр  Конституциянең төп нигезләмәләрен белүгә анкета үткәрделәр. Сорауларга ышаныр-ышанмас кына җавап бирүчеләргә яшьгвардиячеләр илнең Төп Законының басмасын тапшырдылар.

Алексеевскида мондый акция ел саен үткәрелә. Акциянең максаты – яшьләрдә ватанпәрвәрлек һәм Россия дәүләт символына хөрмәт тәрбияләү.

Акция тәмамланганнан соң аграр колледжда студентларга сәламләү сүзе белән җирле бүлекчә сәркатибе урынбасары Николай Чурин мөрәҗәгать итте һәм ул Төп закон турында сөйләде.

Чарада шулай ук Алексеевск шәһәр җирлеге депутаты Лилия Кашапова да катнашты.

 – Бу бәйрәм Төп законның тантанасын һәм көчен гәүдәләндерә, Россия Конституциясе, халыкның ихтыярын һәм мәнфәгатьләрен чагылдырып, дәүләтчелекне, җәмгыять төзелешенең тотрыклылыгын ныгытуга, гражданнар җәмгыяте төзүгә, гражданнарның  хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итүгә хезмәт итә, – дип мөрәҗәгать итте депутат Лилия Кашапова яшьләргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International