ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Икенче яртыеллыкка язылу 28 июньгә хәтле озайтылды.

Иреклеләр елын  үткәрү кысаларында “Иреклеләр елы” конкурсы игълан ителде.

Исегезгә төшерәбез: “Татарстан Республикасында халыкны адреслы социаль яклау турында”гы  Татарстан Республикасы Законына кертелгән үзгәрешләр нигезендә 2018 елның 1 июненнән  җитмеш һәм аннан да өлкәнрәк яшькә җиткән ялгыз яшәүче, эшләмәүче торак биналар хуҗаларына, шулай ук пенсия яшенә җиткән эшләмәүче гражданнардан (60 яшьлек ир-атлар һәм 55 яшьлек хатын-кызлар) гына торучы гаилә составында яшәүче җитмеш һәм аннан да өлкәнрәк яшьлек торак биналар хуҗаларына күп фатирлы өйләрдә уртак милекне капиталь ремонтлауга кертемнәрне түләүгә чыгымнар компенсацияләнә.

 

 

 


20
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Алексеевскида районыбызның  яңа логотибын һәм символикасын тикшерү булды. Активистлар, эшчәнлекнең төрле өлкәләре вәкилләре җәмәгать тыңлауларында катнашты.

Урлау – милеккә каршы җинаятьләрнең киң таралган төре

15 июньдә Биләр авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Галим Хәбибуллин, Биләр авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Тамара Белоусова һәм Биләр авыл җирлеге башкарма комитеты белгече Ирина Ламбина хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, Алексеевск районының Биләр авылы кешесе Еловикова Мария Димитриевнаны 95 яше тулу көне белән котладылар һәм аңа РФ Президенты Владимир Путиннан котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Демидовтан бүләк җыелмасы һәм котлау открыткасы тапшырдылар.

– Кичә 4 нче башлангыч мәктәп-балалар бакчасы балалары Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсенә бардылар. Чара  профессиональ ориентация программасын гамәлгә ашыру кысаларында һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы белемнәрне формалаштыру, урамда, юлда һәм транспортта үз-үзеңне тоту культурасы күнекмәләрен тәрбияләү максатында булды.

Туган як музеенда Бөек Ватан сугышы башлануга багышланган вакытлы күргәзмә бара, бу көнне без Хәтер һәм Кайгы көне буларак билгеләп үтәбез.


19
июнь, 2018 ел
сишәмбе

22 июньдә алексеевскилылар Бөек Ватан сугышы башлануның беренче көннәреннән үк Ватаныбызны саклау сагына баскан сугышчыларны искә алачаклар.

Татарстан Республикасы  территориясендә “Татарстан Республикасы   Гидрометеорологиясе һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе” Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча 2018 елның 20 июнендә көндез һәм кичен (иртәнге 10 нан кичке 8 гә кадәр) яшен, боз, коеп яңгыр явуы көтелә. Секундына 15-20 метрга кадәр көчле, урыны белән давыл вакытында  21-26  метрга кадәр бик көчле җил.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International