Еш кына яшүсмерләр, беркем дә күрмәс әле, дип ышанып, кызык өчен шундый җинаятьләр эшлиләр. Алар кибетләрдән һәм сәүдә нокталарыннан товарларны аеруча да еш урлыйлар.
Законнарда административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган, бигрәк тә чит кеше милкен урлаган өчен.
Урланган әйбернең бәясенә бәйле китерелгән зыянның зурлыгы административ җаваплылыкка китерүче вак урлауны җинаятьчел җәза бирүдән чикләү билгесе булып тора.
Күләме 1000 сумнан артмаган вак урлаулар өчен, шулай ук урланган әйбернең зурлыгы 1 меңнән 2,5 мең сумга кадәр тәшкил итсә һәм хокук бозулар урлау, мошеннниклык, җәза бирелә торган җинаять билгеләре булмаганда үзләштерү һәм растрата ясау аркасында административ җаваплылык каралган.
Вак урлау өчен максималь җаваплылык – 15 тәүлеккә кулга алу.
Вак урлау өчен максималь җәза әгәр аны элегрәк административ җәзага тартылган кеше эшләсә, 1 елга иректән мәхрүм итүне күздә тота.
Административ яки җинаять җаваплылыгына әлеге эшне эшләгән вакытка 16 яше тулган кеше тартыла.
16 яшькә җиткәнчегә кадәр хокук бозулар яшүсмерне балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениедә профилактик исәпкә кую һәм аның белән аерым профилактик эш алып бару өчен сәбәп булып тора.