Татарстан Республикасы территориясендә “Татарстан Республикасы Гидрометеорологиясе һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе” Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча 2018 елның 20 июнендә көндез һәм кичен (иртәнге 10 нан кичке 8 гә кадәр) яшен, боз, коеп яңгыр явуы көтелә. Секундына 15-20 метрга кадәр көчле, урыны белән давыл вакытында 21-26 метрга кадәр бик көчле җил.
Казан шәһәрендә 2018 елның 20 июнендә көндез ( 11 дән көндезге 3 кә кадәр) урыны белән яшен һәм секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә.