Алексеевскида район логотипларының вариантларын тикшерделәр

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

Бүген Алексеевскида районыбызның  яңа логотибын һәм символикасын тикшерү булды. Активистлар, эшчәнлекнең төрле өлкәләре вәкилләре җәмәгать тыңлауларында катнашты.

 Яшь һәм талантлы дизайнерлар төркеме логотипларның  Алексеевск районының төп үзенчәлекләрен чагылдыручы берничә вариантын тәкъдим итте. Җәмәгатьчелек хөкеменә логотипларның ике төркеме: классик һәм график төркемнәре чыгарылды. Дизайнерлар шулай ук логотипларның  эскизларын күрсәттеләр. Бик тиздән алексеевскилылар Алексеевск районы символын сайлауда катнашачаклар. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International