Исегезгә төшерәбез: “Татарстан Республикасында халыкны адреслы социаль яклау турында”гы Татарстан Республикасы Законына кертелгән үзгәрешләр нигезендә 2018 елның 1 июненнән җитмеш һәм аннан да өлкәнрәк яшькә җиткән ялгыз яшәүче, эшләмәүче торак биналар хуҗаларына, шулай ук пенсия яшенә җиткән эшләмәүче гражданнардан (60 яшьлек ир-атлар һәм 55 яшьлек хатын-кызлар) гына торучы гаилә составында яшәүче җитмеш һәм аннан да өлкәнрәк яшьлек торак биналар хуҗаларына күп фатирлы өйләрдә уртак милекне капиталь ремонтлауга кертемнәрне түләүгә чыгымнар компенсацияләнә.
Андый категорияле гражданнарга тиешле компенсация күләме түбәндәгечә тәшкил итә:
– 50 % – җитмеш яшькә җиткән ялгыз яшәүче, эшләмәүче торак биналар хуҗалары, шулай ук җитмеш яшькә җиткән, пенсия яшенә җиткән эшләмәүче гражданнардан гына торучы гаилә составында яшәүче җитмеш яшьлек торак биналар хуҗалары өчен;
– 100% – сиксән яшькә җиткән ялгыз яшәүче, эшләмәүче торак биналар хуҗалары яки пенсия яшенә җиткән эшләмәүче гражданнардан гына торучы гаилә составында яшәүче сиксән яшьлек торак биналар хуҗалары өчен.
Торак бинага һәм коммуналь хезмәтләргә түләү буенча социаль яклау чаралары алучы, компенсация алырга хокуклы гражданнарга компенсация автомат рәвештә билгеләнә, ягъни социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәкми.