– Кичә 4 нче башлангыч мәктәп-балалар бакчасы балалары Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсенә бардылар. Чара профессиональ ориентация программасын гамәлгә ашыру кысаларында һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы белемнәрне формалаштыру, урамда, юлда һәм транспортта үз-үзеңне тоту культурасы күнекмәләрен тәрбияләү максатында булды.
ЮХИДИда балалар полиция хезмәткәрләренең эш көннәре, эшчәнлекләре һәм уңышлары, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм үтәү белән таныша алдылар. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балаларны тәртип саклаучыларның юл хәрәкәте өлкәсендәге хокук бозуларны ачыклау өчен билгеләнгән приборлары белән таныштырдылар. Үзләренең патруль автомобильләрен күрсәттеләр, аның нинди аппаратура һәм өстәмә җиһазлар белән җиһазландырылуы турында сөйләделәр, сигнал бирергә рөхсәт иттеләр. Бу балаларда гаять зур соклану тудырды. Трансопрт чараларын теркәү кабинетында инспектор И.Х. Зиннәтуллин укучыларга автомашиналарга теркәү билгеләренең ничек бирелүе турында әйтеп киттеләр. Экскурсия вакытында балалар бик күп кызыклы һәм яңа нәрсәләр белделәр, матур тәэсирләр һәм уңай тойгылар алдылар. Бәлки, ул балаларның кайсы да булса авыр, ләкин бик кызыклы һәм мактаулы ЮХИДИ хезмәткәре һөнәрен сайлар. Очрашу азагында ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларга уңышлар һәм куркынычсыз каникуллар теләделәр, – дип сөйләде ЮХИДИ бүлеге начальнигы Илфат Җаббаров.