15 июньдә Биләр авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Галим Хәбибуллин, Биләр авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Тамара Белоусова һәм Биләр авыл җирлеге башкарма комитеты белгече Ирина Ламбина хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, Алексеевск районының Биләр авылы кешесе Еловикова Мария Димитриевнаны 95 яше тулу көне белән котладылар һәм аңа РФ Президенты Владимир Путиннан котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Демидовтан бүләк җыелмасы һәм котлау открыткасы тапшырдылар.
Еловикова Мария Димитриевна Алексеевск районының Горка авылында туа. Мария Димитриевнаның хезмәт эшчәнлеге кече яшьтән үк башлана. Бала чагы авыр була, бала вакытында төрле авыр эшләр башкара, тракторчылыкка укый һәм Биләр районының Заготскот бистәсендә 1953 елга кадәр тракторда эшли. Аннары Биләр авылына күчеп килә һәм пенсиягә чыкканчы колхозда төрле эшләрдә йөри. Хәзер Мария Димитриевна кызы белән яши. Ике оныгы бар.