22 июньдә алексеевскилылар Бөек Ватан сугышы башлануның беренче көннәреннән үк Ватаныбызны саклау сагына баскан сугышчыларны искә алачаклар. Иртәнге 4 тә Җиңү паркы янына яшь активистлар җыелачак, алар шәмнәр кабызачаклар һәм һәлак булган сугышчыларны бер минут тын торып искә алачаклар. 10 да Мәңгелек ут янында митинг булачак һәм биредә тантаналы төстә чәчәкләр куелачак. Ә кичке 9 да “Хәтер шәме” акциясе узачак.