Менә инде бишенче ел рәттән Владимир кенәз хөрмәтенә изгеләндерелгән чишмә һәм часовня янында Русьны чукындыру көнендә Войино авылы кешеләре һәм кунаклары җыела.
Активистларга авыл кешеләре дә кушылды. Алар бергәләп территорияне иске-москыдан, куаклыклардан чистарттылар һәм үләннәрне чаптылар. Шулай ук алар Казан Мәрьям Ана иконасы хөрмәтенә изгеләндерелгән чиркәүнең төп өлеше җимерелгәннән соң ятып калган кирпечләрнең бер өлешен җыештырып алдылар. Анда хәзер чиркәү манарасы гына утырып калган.
Алексеевск районында Хәрби-Диңгез Флоты көнен тантаналы төстә һәм зурлап бәйрәм иттеләр. Бәйрәм чаралары диңгезчеләргә, су асты көйәсендә хезмәт итүчеләргә һәм диңгез пехотачыларына монумент ачудан башланды.
Алексеевскиның “Салават күпере” («Радуга») комплекслы үзәге белгечләре мавыктыргыч уен үткәрделәр, анда гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә социаль хезмәттә торучы балигъ булмаганнар катнашты.
32 кыю велосипедчы, корыч “ат”ларын җигеп, юлга кузгалды.
Балалар тәрбиячеләре белән бергә стадионга һәм Кама елгасы ярына бардылар.
Ремонт булу сәбәпле Ленин урамыннан Казаков урамына кадәрге участок ябылды – биредә юл полотносының икенче катламын салалар.
«Алексеевскдорстрой» эшчеләре Ленин урамында асфальтның икенче катламын салуга керештеләр
29 июльдә, Хәрби-Диңгез флоты көнендә, диңгезчеләргә һәм диңгез пехотачыларына багышланган монументны ачу булачак. Ачу тантанасы көндезге 12 гә планлаштырылган.
28-29 июльдә Алексеевск-Речное маршруты буенча велосипедларда сәяхәт итү булачак. Старт шимбә көнне, 28 июльдә көндезге 12 дә Чиркәү мәйданында. Катнашучыларның яше – 18 дән 35 кә кадәр.