Балалар тәрбиячеләре белән бергә стадионга һәм Кама елгасы ярына бардылар. Алар яр буе һәм стадион яны чүп-чарга күмелүен күрделәр. Тәрбиячеләр һәм педагоглар капчыклар алып, бердәм рәвештә ваемсыз ял итүчеләр калдырып киткән калдыкларны җыярга керештеләр. Бераздан эш тәмамланды. Нәтиҗәдә яшь активистлар берничә пакет чүп-чар җыйдылар, һәм яр буйлары чистарып калды.