Бистәнең Совет урамында асфальт салуга керештеләр.
Ремонт булу сәбәпле Ленин урамыннан Казаков урамына кадәрге участок ябылды – биредә юл полотносының икенче катламын салалар. Көн азагына бу участокта эшне төгәлләү планлаштырыла. Ә инде шимбә көнне эшләр Казаков урамында үткәреләчәк. Ул да ябылачак, шуңа күрә автомобильчеләргә маршрут сайлаганда моны исәпкә алырга кирәк.