Велоспорт сөючеләр Алексеевск районы буенча сәяхәткә чыгып киттеләр. 32 кыю велосипедчы, корыч “ат”ларын җигеп, юлга кузгалды. Велопоход алдыннан ТР Аграр яшьләр берләшмәсенең Алексеевск бүлекчәсе рәисе Алия Сигбатуллина, Алексеевск бистәсе мэры Александр Харитонов, шулай ук яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ривкат Сөләйманов хәер-фатиха сүзләре әйттеләр. Велопоход Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе химаясендә оештырылды. Спортчыларның барлыгы 50 чакрымлап юл үтәчәкләре планлаштырыла. Төнне алар Речное авылы янындагы лагерьдә үткәрәчәкләр һәм кире шул ук маршрут буенча кайтачаклар.
- Без дусларыбыз белән мондый сәфәрләргә шактый еш чыгабыз. Поездларда ераграк дистанцияләргә дә бардык. Велопоход – һәрчак уңай хис-тойгылар һәм күңел күтәренкелеге, шулай ук яңа танышлар һәм әйбәт тәэсирләр алар, - дип фикерләрен уртаклаша Ирина Фионина. Киттек, Алексеевск!