Алексеевскиның “Салават күпере” («Радуга») комплекслы үзәгендә әдәби чара булып узды

2018 елның 30 июле, дүшәмбе

Алексеевскиның “Салават күпере” («Радуга») комплекслы үзәге белгечләре мавыктыргыч уен үткәрделәр, анда гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү  бүлегендә социаль хезмәттә торучы балигъ булмаганнар катнашты.

Очрашу интеллектуаль викторинадан башланды, анда балаларга Л.Н.Толстойның биографиясен, классик әсәрләр исемнәрен һәм сюжетларын искә төшерергә кирәк иде. Балалар сорауларга бик теләп җавап бирделәр һәм әдәби әсәрләрне югары дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр.

 Дәрес азагында балалар үзләренең иҗади сәләтләрен һәм Лев Толстой әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International