Алексеевск районы велосөючеләре велопоходта катнашачаклар

2018 елның 27 июле, җомга

  28-29 июльдә  Алексеевск-Речное маршруты буенча велосипедларда сәяхәт итү булачак. Катнашучыларның яше – 18 дән 35 кә кадәр.

Чара программасында – уеннар, ярышлар, учак янында кичке аш. Велосипед белән иң креатив селфига конкурс. Оештыручылар шулай ук  иң матур киемнәр өчен приз бүләк итәчәкләр.
 Катнашучылар 8-908-346-21-18 телефоны буенча теркәләләр. Велосипедта поход “Аграр яшьләр берләшмәсе” республика җәмәгать берләшмәсе, Алексеевск районының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге ярдәмендә үткәрелә. Алексеевск ЮХИДИ бүлеге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 26 июльдә, бистәдә “Тоннель” операциясе узачак.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машиналар йөри торган юлда хокук бозуларга киртә куячаклар. Машина йөртүчеләрне аеклыкка, куркынычсызлык каешларыннан файдалануларына, балигъ булмаган пассажирларны имин йөртүләренә һ.б.ларга тикшерәчәкләр.
Юлларда сак булыгыз, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез.
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International