Хәрби-Диңгез Флоты көнендә Алексеевскида диңгезчеләргә монумент ачылды

2018 елның 30 июле, дүшәмбе

Диңгез флотында хезмәт иткән алексеевскилылар бәйрәмгә “Алексеевскиның диңгезчеләр бердәмлеге”нә берләшергә һәм үз көчләре белән парк зонасын төзекләндерергә – бистә уртасында диңгезчеләргә монумент: якорь, истәлекле таш һәм флагштоклар куярга карар иттеләр. Диңгезчеләр скверны ай буена ясадылар.

Тантаналы ачылышка  йөздән артык диңгезче, су асты көймәсендә һәм диңгез пехотасында хезмәт итүче җыелды. Район кешеләрен бәйрәм белән якташыбыз, Александровка авылы кешесе, беренче ранг капитаны Юрий Михайлович Петров котлады. Ул диңгезчеләрне флотка  тугрылыклы булулары һәм скверны төзекләндерү буенча үткәргән эшләре өчен рәхмәт әйтте. Шушы шатлыклы вакыйга белән  җыелучыларны шулай ук Әфганстан һәм Төньяк Кавказ ветераннары җәмгыяте рәисе Николай Гордеев һәм диңгез пехотачысы, “Алексеевскиның диңгезчеләр бердәмлеге”рәисе Алексей Булыгин котлады. Алексеевск диңгезчеләре  “Байракны күтәр” Бөтенроссия акциясенә кушылып, Россия Гимнын башкарган вакытта Андреевск һәм СССР Хәрби-диңгез Флоты әләмнәрен күтәрделәр.

Шуннан соң Җиңү паркында диңгезчеләр Мәңгелек ут янына чәчәкләр куйдылар һәм Ватан өчен гомерләрен биргән якташларын бер минут тын торып искә алдылар.

Бу бәйрәм көнендә бистә буйлап Андреевск флаглары белән чуарланып күренүче машиналар колонналары узды. Кич белән Чиркәү мәйданында бәйрәм концерты булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International