Алексеевскида юллар ремонтлана

2018 елның 27 июле, җомга

 

«Алексеевскдорстрой» эшчеләре Ленин урамында асфальтның икенче катламын салуга керештеләр. Юл төзүчеләр юлның бер полосасына салдылар инде, хәзер икенче  өлешенә керештеләр. Ремонт эшләре нәтиҗәсендә Совет урамыннан Гагарин урамына кадәрге участокта автомобильләр хәрәкәте тыелды. Шулай ук юлның бу участогына аның янындагы урамнардан керү дә тыела. Биредә хәрәкәт кичкә таба, эшләр тәмамлангач яңарачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International