ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2018 ел
дүшәмбе

 

Самара өлкәсендә иң зур күләмле Идел буе федераль округының «iВолга-2018» Яшьләр форумы үзенең эшен төгәлләде. Анда барысы 2000 нән артык кеше катнашты. Ябылу тантанасында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиленең урынбасары Игорь Паньшин да катнашты. Татарстан Республикасыннан 109 студент катнашкан Форум йомгаклары буенча 6 вәкил гомуми суммасы 950 сумны тәшкил иткән грантларга ия булды. Шулай ук 2 катнашучы Мәскәү шәһәренең йолдызлы шәһәрчегенә юллама рәвешендәге махсус бүләк алды.


3
август, 2018 ел
җомга

Район җитәкчесе Сергей Демидов басуларда  эшләгән “Урак-2018”нең  алдынгы комбайнчыларын бүләкләде. Рәсемдә: Пётр Зайцев һәм Әнәс Мөхәммәтҗанов. 

 “Әйләнә-тирә мохитне саклау турында”гы Федераль законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә объектларда әйләнә-тирә мохиткә I категорияле тискәре йогынты ясаучы пычратучы матдәләрне чыгару/ташлауның стационар  чыганаклары  әйләнә-тирә мохиткә  тискәре йогынты ясаучы объектларның күрсәткечләре турындагы мәгълүматны  язып бару һәм тапшыруның автоматик контроль системалары һәм техник чаралары белән җиһазланган булырга тиешләр.

 

Татарстан Росреестрына еш кына гражданнар, күршеләр  җир кишәрлеге чикләре буенча уртак фикергә килү актына кул куймасалар, мондый хәлдә нишләргә,  дип мөрәҗәгать итәләр. Быел гына да Казан шәһәренең дәүләт җир кишәрлеге бүлегенә җир турындагы законнарны  үтәү мәсьәләләре буенча 2000 нән артык мөрәҗәгать килде, шуларның 610 ы – ызандаш җирдән файдаланучылар ягыннан җир турындагы закон таләпләрен бозу турында. 

 

 

Гомуми нигезләмәләр.

 Һәркемнең хезмәт хокукларын гамәлгә ашыру өчен тигез мөмкинлекләре бар.

Гражданинның пенсия алды яшенә җитүе  хезмәт хокуклары һәм ирекләрендә, шулай    ук эшкә алганда сәбәп булып тора алмый.

Барлык эш бирүчеләр (физик һәм юридик затлар, аларның оештыру-хокукый  формаларына һәм милек формаларына бәйсез рәвештә) хезмәтчәннәр белән хезмәт һәм алар белән турыдан-туры бәйләнгән башка мөнәсәбәтләрдә хезмәт турындагы законнарны һәм хезмәт хокукы нормаларын эченә алган башка актлар нигезләмәләрен кулланып эш итәргә тиешләр.

 

 

 2018 елның 3 августында көндез һәм кич белән Татарстан Республикасының көнчыгышында урыны белән яшен көтелә, җил кыска вакытлы көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр тизлектә.


2
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Алексеевск районында бер мандатлы сайлау округы буенча  өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Алексеевск  муниципаль районы муниципаль берәмлекләре Советлары депутатлыгына кандидатлар теркәлде.  

 

Районда бөртекле культураларны урып-җыю эшләре дәвам итә.

 ЗАГСның  район бүлегендә июльдәге эш йомгаклары белән уртаклаштылар.

 Июльдә барлыгы 9 сабый: 6 малай һәм 3 кыз дөньяга килде. Ике гаиләдә – беренче, биш гаиләдә – икенче, өч гаиләдә өченче бала дөньяга аваз салды. Ата-аналар балаларына Марк, Әмирхан, Кирилл, Никита, Егор һәм Максим, кызларына Софья, Дарья һәм Елизавета дигән исемнәр куштылар.

Алексеевск районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы белән берлектә авыл хуҗалыгы җирләренең максатлы файдаланылу-файдаланылмавына күчмә тикшерү үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International