Алексеевск районында бер мандатлы сайлау округы буенча өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы муниципаль берәмлекләре Советлары депутатлыгына кандидатлар теркәлде.
8 нче бер мандатлы сайлау округы буенча Алексеевск шәһәр җирлеге Советы депутатлыгына кандидат итеп Сергей Анатольевич Демидов теркәлде.
3 нче бер мандатлы сайлау округы буенча Зур Полянка авыл җирлеге Советы депутатлыгына кандидат итеп Марина Роберт кызы Афанасьева теркәлде.
5 нче бер мандатлы сайлау округы буенча Кыркүл авыл җирлеге Советы депутатлыгына кандидат итеп Олег Геннадьевич Макаров теркәлде.
4 нче бер мандатлы сайлау округы буенча Ромодан авыл җирлеге Советы депутатлыгына кандидат итеп Ирина Алексеевна Чекалина теркәлде.
Кандидатлар барысы да теркәлү турында таныклыклар алдылар.