“Әйләнә-тирә мохитне саклау турында”гы Федераль законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә объектларда әйләнә-тирә мохиткә I категорияле тискәре йогынты ясаучы пычратучы матдәләрне чыгару/ташлауның стационар чыганаклары әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы объектларның күрсәткечләре турындагы мәгълүматны язып бару һәм тапшыруның автоматик контроль системалары һәм техник чаралары белән җиһазланган булырга тиешләр.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенә Автоматик контроль системасын булдыру һәм файдалану кагыйдәләрен раслау буенча вәкаләтләр йөкләнгән.
Федераль закон ул рәсми рәвештә бастырылып чыккан көннән үз көченә керә, 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк тискәре йогынты ясаучы объектларны автоматик контроль системалары белән тәэмин итү турындагы нигезләмә искәрмә булып тора, - дип аңлата Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы