Пенсия алды яшендәге гражданнарның хезмәт хокукларын тәэмин итү мәсьәләләре буенча белешмәлек

2018 елның 3 августы, җомга

 

Гомуми белешмәлек.

 Һәркемнең хезмәт хокукларын гамәлгә ашыру өчен тигез мөмкинлекләре бар.

Гражданинның пенсия алды яшенә җитүе  хезмәт хокуклары һәм ирекләрендә, шулай    ук эшкә алганда сәбәп булып тора алмый.

Барлык эш бирүчеләр (физик һәм юридик затлар, аларның оештыру-хокукый  формаларына һәм милек формаларына бәйсез рәвештә) хезмәтчәннәр белән хезмәт һәм алар белән турыдан-туры бәйләнгән башка мөнәсәбәтләрдә хезмәт турындагы законнарны һәм хезмәт хокукы нормаларын эченә алган башка актлар нигезләмәләрен кулланып эш итәргә тиешләр.

 

Эшкә алу

Эшкә алу буенча таләпләр бердәм булып тора, ягъни пенсия алды яшендәге гражданнарны  эшкә кабул итү башка хезмәтчәннәрне эшкә алу кагыйдәләреннән аерылып тормый.

 Россия Федерациясенең  хезмәт кодексы  тарафыннан хезмәт килешүен төзү өчен чик яшь законда билгеләнмәгән.

Пенсия алды яшендә  гражданинның үтенечен хезмәт килешүен төзүдә эшлекле сыйфатлары буенча гына кире кагарга була. Пенсия алды яшенә җитү кире кагу өчен сәбәп булып тора алмый.

Хезмәт килешүе төзүдән баш тарткан эш бирүче, моның сәбәбен аңлатуны язмача сорап мөрәҗәгать булганда, ул эшкә кешенең ни сәбәпле алынмавына аңлатманы җиде эш көне эчендә язмача бирергә тиеш.

Игътибар: хезмәт килешүен төзүдән баш тарткан өчен судка шикаять бирергә була ( РФ Хезмәт кодексының 64 нче маддәсе)

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International