Алексеевск районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы белән берлектә авыл хуҗалыгы җирләренең максатлы файдаланылу-файдаланылмавына күчмә тикшерү үткәрделәр.
Тикшерү барышында Майна, Биләр, Урманасты Шунталысы, Зур Тигәнәле авыл җирлекләрендә җир кишәрлекләреннән тиешенчә файдаланмау буенча кайбер бозулар ачыкланды.
Исегезгә төшерәбез: җир кишәрлекләреннән тиешенчә файдаланмаганда аларның хуҗаларына карата җирләрен тартып алуга кадәр административ йогынты ясау чаралары кулланылачак.