Татарстан Росреестрына еш кына гражданнар, күршеләр җир кишәрлеге чикләре буенча уртак фикергә килү актына кул куймасалар, мондый хәлдә нишләргә, дип мөрәҗәгать итәләр. Быел гына да Казан шәһәренең дәүләт җир кишәрлеге бүлегенә җир турындагы законнарны үтәү мәсьәләләре буенча 2000 нән артык мөрәҗәгать килде, шуларның 610 ы – ызандаш җирдән файдаланучылар ягыннан җир турындагы закон таләпләрен бозу турында.
Чыннан да, ызан бәхәсләре сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Ләкин сәбәпләр булуга да карамастан, беренче чиратта, килешү юлын эзләргә кирәк дип исәпли Татарстан Республикасы буенча Росрестр идарәсенең күчемсез милекне электрон рәвештә дәүләт теркәве бүлеге начальнигы Ада Зәйдуллина. Ул булмаган очракта гына судка мөрәҗәгать итәргә һәм бәхәсләрне РФ Җир кодексы нигезендә хәл итәргә кирәк.
Әгәр күршегез килешү актына кул куюдан катгый рәвештә баш тарта икән, дәүләт теркәүчесе риза булмауны, актка кул куюдан баш тартуны төгәл дәлилләп һәм әлеге баш тарту турындагы язмаларны актка кертеп, язма рәвештә рәсмиләштерергә тиеш. Ул судта бәхәсне судка кадәр җайга салырга тырышуыгызны дәлилләү өчен кирәк булырга мөмкин. Әлеге каршы килүләр, һичшиксез, межа планына теркәлә. Кишәрлекне кадастр исәбенә бәхәсле мәсьәләләрне җайга салганнан соң һәм актта ике яктан да имзалар белән күрсәтелгән чикләрне килешкәннән соң куярга мөмкин булачак. Шулай ук кишәрлегегезнең межалаганчыга кадәр нинди мәйдан биләгәнлеген тикшерү, кишәрлекнең тарихын анализлау (аның кемнән кемгә, нинди чикләрдә тапшырылуын) артык булмас.
Игътибар:
Татарстанлылар килеп туган барлык сораулар белән Татарстан Республикасы буенча Росрестр идарәсенә (Казан, Авангард урамы, 74 нче йорт, 4 нче подъезд, тел. (843) 255-25-22. Территориаль бүлекләрнең адреслары һәм телефоннары белән ведомствоның рәсми сайтында (rosreestr.tatarstan.ru) «Структура» - «Территориальные отделы» бүлегендә танышырга мөмкин.
Матбугат хезмәте