ЗАГС: июль йомгаклары

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

 ЗАГСның  район бүлегендә июльдәге эш йомгаклары белән уртаклаштылар.

 Июльдә барлыгы 9 сабый: 6 малай һәм 3 кыз дөньяга килде. Ике гаиләдә – беренче, биш гаиләдә – икенче, өч гаиләдә өченче бала дөньяга аваз салды. Ата-аналар балаларына Марк, Әмирхан, Кирилл, Никита, Егор һәм Максим, кызларына Софья, Дарья һәм Елизавета дигән исемнәр куштылар.

 Унике пар никахлашты.

 Узган айда ЗАГС хезмәткәрләре барлыгы 32  үлем турында таныклык бирделәр, 14 – ир-ат һәм 18 хатын-кыз якты дөнья белән хушлашты. Шулардан өч ир-ат һәм бер хатын-кыз хезмәткә сәләтле яшьтә иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International