ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

    Видеоконференция режимында “Дәүләт телләре турында”гы Татарстан Республикасы законын  гамәлгә ашыруга багышланган киңәшмә булып узды. Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев муниципаль хакимиятләргә муниципаль сайтта урнаштырылган эчке һәм тышкы визуаль мәгълүматны законга туры китерергә күрсәтмә бирде.

30 августта алексеевскилылар Республика көнен һәм Алексеевск ш.т.б.ның 310 еллыгын бәйрәм итүгә чакырылалар. Бәйрәм район үзәгенең Чиркәү мәйданында узачак.

«Туган авылыма – 800 ел» - бәйрәм шулай дип атала, аңа теләге булган бөтен кеше чакырыла.
 


22
август, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 6 августында Алексеевск шәһәр җирлеге җитәкчесе А.А. Харитонов, социаль яклау бүлеге начальнигы Е.А.Хәмзина Галиәкбәрова Сания Хатыйп кызын 90 яшьлеге белән котладылар һәм аңа  РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе С.А.Демидовтан бүләк җыелмасы һәм котлау открыткасы тапшырдылар.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе республиканың бөтен халкын Татарстан өчен традицион Корбан гаете белән котлый. Бу якты бәйрәмдә барыгызга да иман ныклыгы, саулык-сәламәтлек, чиста уй-ниятләр, күңел байлыгы, әйләнә-тирәдәгеләргә хөрмәт, мәхәббәт һәм иминлек тели.

Фатир, җир кишәрлеге, гараж яки нинди дә булса башка объект сатып алганда  гариза бирүче алдында хокукларны рәсмиләштерү өчен нинди документлар җыярга кирәклеге турындагы мәсьәлә килеп баса. Монда Росреестр порталында “Жизненные ситуации” сервисы булышачак.

 

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге, 1 октябрьдән социаль хезмәтләр алуга хокуклары булган федераль льготачылар, ләкин аның акчалата эквивалентын алучылар Пенсия фондының территориаль органнарына яки ПФР сайтында шәхси кабинет аша тиешле гариза белән мөрәҗәгать итә һәм соцпакет алу хокукын кире кайтара алалар. Әлеге гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк, дип исегезгә төшерә.

Россия Хөкүмәте “Пенсияләр билгеләү һәм түләү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы РФ хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы әзерләгән федераль закон проектын хуплады һәм Дәүләт Думасына тапшырды.

Алексеевск районында авыл хуҗалыгы тармагы ветераннары белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсен керттеләр.

Куйбышев урамындагы дәүләт даруханәсенең алгы ягын капиталь  ремонтлау төгәлләнде. Дәүләт даруханәләре челтәренә кешеләрнең ышанычы  аңлашыла һәм акланды, чөнки


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International