Ике телдә

2018 елның 23 августы, пәнҗешәмбе

 

    Видеоконференция режимында “Дәүләт телләре турында”гы Татарстан Республикасы законын  гамәлгә ашыруга багышланган киңәшмә булып узды. Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев муниципаль хакимиятләргә муниципаль сайтта урнаштырылган эчке һәм тышкы визуаль мәгълүматны законга туры китерергә күрсәтмә бирде.

 “Дәүләт телләре турында”гы Татарстан Республикасы законын   гамәлгә ашыру кысаларында районның күп кенә  предприятиеләренә һәм оешмаларына  эчке һәм тышкы визуаль мәгълүматны рәсмиләштерү буенча  үзгәрешләр кертергә,  башкарма комитет раслаган план нигезендә җәмәгать туклануы пунктларына һәм Алексеевск үзәк хастаханәсенә сентябрь азагына кадәр  биналардагы күрсәткечләрне ике телдә язарга кирәк. Октябрьдә барлык туклану пунктлары  үз клиентларына  менюны рус һәм татар телләрендә  тәкъдим итәргә, шул рәвешчә  кулланучы почмагын оформить итәргә, ноябрьдә һәм  декабрьдә сәүдә үзәкләре хуҗалары сәүдә павильоннарында реклама вывескаларын  ике  телдә оформить итәргә тиеш булачаклар. Шул ук айларда коммуналь хезмәтләргә тышкы элмә такталарны  һәм кабинетларны күрсәткечләрне үзгәртергә һәм  белешмә  мәгълүматны ике телдә  дә бирергә кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International