Татарстан Росреестры: күп функцияле үзәктә документлар кабул итү һәм бирү графигы

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

 

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе республиканың бөтен халкын Татарстан өчен традицион Корбан гаете белән котлый. Бу якты бәйрәмдә барыгызга да ныклы иман, саулык-сәламәтлек, чиста уй-ниятләр, күңел байлыгы, әйләнә-тирәдәгеләргә хөрмәт, мәхәббәт һәм иминлек тели.

 Исегезгә төшерәбез: хәзерге вакытта  күчемсез милеккә һәм аның белән алыш-биреш итү хокукларын дәүләт теркәвенә документлар кабул итү/бирүне, шулай ук кадастр исәбен “Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күп функцияле үзәге” дәүләт бюджет учреждениесе тормышка ашыра:

 Гражданнарга уңайлы булсын өчен күп функцияле үзәктә   бәйрәм алды һәм бәйрәм көннәрендә гариза бирүчеләрне кабул итү графигын бастырабыз:

 20 августта – эш көне озынлыгы 1  сәгатькә кыскартылды.

21 августта – ял көне.

Күп функцияле үзәкнең эше, контакт мәгълүматлары һәм бөтен республика буенча филиалларының  эш режимы, шулай ук күрсәтелә торган хезмәтләр һәм кабул итүгә алдан язылу мөмкинлеге турында тулырак мәгълүмат күп функцияле үзәк порталында (https://uslugi.tatarstan.ru/mfc).

Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International