Алексеевск районында авыл хуҗалыгы тармагы ветераннары белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсен керттеләр.
Алексеевск районының АПК ветераннары Рөстәм Нурулла улы Сәлахов белән Михаил Николаевич Микушев бүген яңадан сафта. Авыл хуҗалыгының тәҗрибәле хезмәткәрләренә урып-җыю эшләренең сыйфатына, шулай ук комбайнчылар хезмәтенең оештырылуына контрольлек итү ышанып тапшырылды.