30 августта алексеевскилылар Республика көнен һәм Алексеевск ш.т.б.ның 310 еллыгын бәйрәм итүгә чакырылалар.
Бәйрәм район үзәгенең Чиркәү мәйданында узачак. Көндезге 3 тә батутлар һәм күңел ачу мәйданчыклары эшли башлаячак. Кичке 6 дан 7 гә кадәр асфальтка рәсем ясау конкурсы оештырылачак. Кичке 7 нче яртыда спорт уеннары һәм бәйгеләре башланачак. Гадәттәгечә бу көнне территорияләрне төзекләндерү буенча конкурска йомгак ясалачак. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә. Чара кичке 10 нчы яртыда бәйрәм фейервергы белән тәмамланачак.