Татарстан Росреестры: күчемсез милекне рәсмиләштергәндә "Жизненные ситуации"  булышачак

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

Фатир, җир кишәрлеге, гараж яки нинди дә булса башка объект сатып алганда  гариза бирүче алдында хокукларны рәсмиләштерү өчен нинди документлар җыярга кирәклеге турындагы мәсьәлә килеп баса. Монда Росреестр порталында “Жизненные ситуации” сервисы булышачак. Бу сервистан  физик затлар да, юридик затлар да, шулай ук белгечләр дә  файдалана ала. Сервис  rosreestr.ru сайтында "Полезная информация" бүлегендә урнашкан.

"Жизненные ситуации"  сервисы нәтиҗәсендә конкрет хәлдә эш итү турында төгәл мәгълүматлар алырга, нинди документлар кирәк булачагын ачыкларга яки  инде булган пакетның тулымы-юкмы икәнлеген билгеләргә мөмкин.

Баштан сервис объектны һәм операцияне сайлап алырга тәкъдим итә, алар буенча запрос  алу планлаштырыла. Аннары гариза бирүчегә мәгълүматны ачыклау өчен анкета сорауларына җавап бирергә кирәк булачак.

 Уңда сайлап алынган операция өчен кирәкле тулы документлар исемлеге, хезмәтләр күрсәтүнең бәясе һәм максималь срогы пәйда булачак. Исемлекне кәгазьдә  бастырырга яки сакларга мөмкин.

 Шулай ук  гариза бирүче  бу биттән  "Электронные услуги" бүлегенә күчәргә мөмкин, бу бүлек моннан соң эш итү, шул исәптән документлар тапшыру өчен дә мөмкинлек бирәчәк. Әгәр гариза бирүче аның операциясенә туры килерлек очрак тапмаса, ул бердәм 8(800)100-34-34 телефоны буенча консультация ала ала.

Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International