ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2018 ел
җомга

Хокук ярдәме күрсәтү һәм гражданнарның хокукларын үтәүне тәэмин итү максатында 2018 елның 27 августында Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Респубикасында дәүләт хезмәт инспекциясе белән берлектә халык өчен хезмәт мәсьәләләре буенча телефон “кайнар линия”се үткәрәләр.

“Бердәм Россиянең яшь  гвардиясе” җирле бүлекчәсе активистлары, “Форпост” муниципаль бюджет учреждениесе хезмәткәрләре, 1 нче Алексевск урта мәктәбенең балалар “Вега” хәрәкәте Россия Федерациясенең  Дәүләт әләме көненә карата акция үткәрделәр.

2018 елның 29 августында иртәнге  9 дан көндезге 1 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча  Россия Тикшерү Комитетының Чистай районара тикшерү бүлеге бинасында (Чистай шәһәре, К. Маркс урамы,   87 нче йорт) Татарстан Республикасы буенча  Россия Тикшерү комитетының Чистай районара тикшерү бүлеге җитәкчесе  юстиция капитаны КАРАСЕВ СЕРГЕЙ

НИКОЛАЕВИЧ  хокук саклау органнары хезмәткәрләренең законга каршы эшләре һәм медицина хезмәтен тиешенчә  күрсәтмәү буенча гражданнарны кабул итәчәк.

8(8-4342)5-56-43, 8-927-417-43-17 телефоны буенча язылырга.


23
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Илебездә Бөек Ватан сугышы китергән кайгы-хәсрәт бер генә гаиләне дә читләтеп үтмәде.


 

 

27 августта  иртәнге  8 дән 10 нчы  яртыга кадәр педагогия хезмәткәрләре август конференциясенең пленар утырышы кысаларында күргәзмә-ярминкә  булачак. Теләге булган бөтен кешене катнашырга чакырабыз.

 

 

 

Алексеевск районына эш визиты белән Татарстан Республикасының җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Мерзакреев килде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән республикада комиссия төзелде, анда ТР буенча суд приставлары  федераль хезмәте идарәсе , ТР прокуратурасы һәм республика Мәгариф һәм  фән министрлыгы вәкилләре керде. Районыбызда алимент түләмәүчеләр белән килеп туган хәл турында  безгә ТР суд приставлары  федераль хезмәте идарәсенең Алексеевск районындагы бүлеге начальнигы Светлана Куделько сөйләде.

23 августка Алексеевск районында 95 739 центнер ашлык суктырылды, 35 093 га җирнең уңышы җыеп алынды. Уңышлылык һәр гектардан 27,3 ц тәшкил итә.

Районыбызда авыл хуҗалыгы тармагы ветераннары белән  хезмәттәшлек итү тәҗрибәсен керттеләр

Сишәмбе көнне  мөселманнар төп бәйрәмнәре – Корбан гаетен бәйрәм иттеләр.

Гадәттәгечә, бу көнне таң атканда мәчет халык белән шыгрым тулы иде. Иртәнге намазга  400 гә якын кеше килде. Мәчет каршындагы мәйданда автомобильләрне куяр урын булмады, мәчетнең эченә дә бөтен кеше сыя алмады, мәхәллә кешеләренең бер өлеше иртәнге намазны ишегалдында укыды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International