Корбан гаете - шәфкатьлелек һәм яхшылык бәйрәме

2018 елның 23 августы, пәнҗешәмбе

Сишәмбе көнне  мөселманнар төп бәйрәмнәре – Корбан гаетен бәйрәм иттеләр.

Гадәттәгечә, бу көнне таң атканда мәчет халык белән шыгрым тулы иде. Иртәнге намазга  400 гә якын кеше килде. Мәчет каршындагы мәйданда автомобильләрне куяр урын булмады, мәчетнең эченә дә бөтен кеше сыя алмады, мәхәллә кешеләренең бер өлеше иртәнге намазны ишегалдында укыды.

Бәйрәм намазын Алексеевск мөхтәсибәте мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вальщиков укытты. Ул алексеевскилыларны бәйрәм белән котлады һәм  Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның, шулай ук район җитәкчесе Сергей Демидовның котлауларын укыды. Шуннан соң ир-атларның  күп өлеше  Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт йөзеннән тынычлык һәм иминлек өчен корбан чалырга юл алды.

Мөселманнарда кабул ителгәнчә, корбан итенең зур өлеше ярлыларга һәм туганнарга бирелә.

Яхшы традиция дә ныгыды: Корбан гаетендә хәйриячеләр  мәчеткә йөрүчеләр өчен бәйрәм табыны әзерлиләр. Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев һәм район Советы депутаты Гөлнур Сафина  мәхәллә кешеләрен  бәйрәм белән котлау өчен бәйрәм  табыны  янына җыйдылар.

Бәйрәм ашы башланыр алдыннан Рөстәм хәзрәт Коръән сүрәләре укыды. Табын янына  төрле буын вәкилләре җыелды. Ислам традициясе буенча ирләр һәм хатын-кызлар төрле өстәлләр янына утырдылар. Өстәл янында утыручыларга  тынычлык, яхшылык, иминлек теләп,  Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев мөрәҗәгать итте.

Бәйрәм намазлары шулай ук районның барлык мәчетләрендә дә укылды. Шуннан соң авыл кешеләре бәйрәм итү һәм Аллаһы Тәгаләне олылау өчен бергә җыелдылар. Бу көннең ничек узуы һәм бәйрәм традицияләре турында алексеевскилы Гөлфия Насыйбуллина сөйли:

– Корбан гаетенә әзерләнү өйләрне җыештырудан башлана.  Бәйрәм көнендә ир-атлар гает намазына баралар, ә без, хатын-кызлар, бәйрәм өстәле әзерлибез: бәлеш, коймак, пәрәмәч, гөбәдия, пылау,  Корбан ашы, бишбармак пешерәбез. Ирләр  мәчеттән кайткач, без барыбыз да өстәл янына җыелабыз. Бәйрәм көнендә үзләре дә корбан чалган туганнарыбыз килә. Алар корбан ите китерәләр.  Туганнарыңны корбан ашына чакырмау аларны санга сукмау дигәнне аңлата. Әгәр чакыра алмасаң,  аңа күчтәнәчләр җибәрәсең.

Альберт абый Хәсәншин (Казан шәһәре):

– Безнең Түбән Тигәнәле авылында   гает намазына бөтен ирләр диярлек йөри. Бәйрәм намазында имам кешеләр дөрес юлдан барсын өчен бер-береңне хөрмәт итәргә чакыра. Мөселманмы ул, христианмы, таҗик, татар яки урысмы – бөтен кеше бер-берсен хөрмәт итәргә тиеш.

Мөселман кешесенең кайда яшәве мөһим түгел, ул дини булып калырга, үз халкының традицияләрен үтәргә һәм аларны хөрмәт итәргә тиеш. Аннары килгән кунаклар туганнарының каберләренә баралар, дога яки Коръән сүрәләре укыйлар. Шуннан соң мөселманнар өйләренә кайтып китәләр һәм кунаклар белән бергә бәйрәмчә әзерләнгән өстәлләр янына утыралар.

 Корбан итен өч өлешкә бүләләр: берсен кунакларга бирәләр, икенчесен ярлыларга өләшәләр һәм өченче өлешен үзләренә калдыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International