Алексеевск районында авыл хуҗалыгы тармагы ветераннары белән  хезмәттәшлек итү тәҗрибәсен керттеләр

2018 елның 23 августы, пәнҗешәмбе

Районыбызда авыл хуҗалыгы тармагы ветераннары белән  хезмәттәшлек итү тәҗрибәсен керттеләр

  Басуда очраклы кешеләр юк, чөнки сәләтсез кешеләр  таңнан таңга кадәр эшләмиләр һәм бу хезмәтне бөтен тормышлары эше дип санамыйлар.  Алексеевск басуларында да  ел саен шул ук игенчеләр хезмәт куя һәм еш кына шул өлкәдә  гаилә династияләре барлыкка килә. Аталар тәҗрибәсе гомер бакый аерым хөрмәттә. Әйе, «Нива» һәм «Дон»га алмашка  югары җитештерүчән һәм уңайлы заманча «Лексион»нар, «Кейс»лар һәм  «Акрос»лар килде, ә  агросәнәгать комплексы технологияләре елдан-ел камилләшә бара. Ләкин әлеге өлкә ветераннарының белемнәре һәм практик тәҗрибәләре  бәяләп  бетергесез.

 Һәр кеше – гомуми буында бер чылбыр, ахыргы нәтиҗә аның хезмәтенә бәйле.

 Алексеевск районының АПК ветераннары Рөстәм Нурулла улы Сәлахов белән Михаил Николаевич Микушев бүген яңадан сафта. Авыл хуҗалыгының тәҗрибәле хезмәткәрләренә урып-җыю эшләренең сыйфатына, шулай ук комбайнчылар хезмәтенең оештырылуына контрольлек итү ышанып тапшырылды.

 Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Газинур Мусин болай дип билгеләп үтте:

  •  Вакыт белән сыналган тәҗрибәдән дә кыйммәтлерәк нәрсә юк. Хезмәт ветераннары хәзерге комбайнчылар белән уртаклаша торган бөтен киңәшләр кулланма итеп алына:  механизаторлар суктыру агрегатларының тизлеген, клапаннарның герметиклыгын көйләп торалар.  Хөрмәтле ветераннарыбызның  кызу урак өстендә нинди омтылыш белән катнашуларын күрү  сөендерә. Без аларның уракта  уртак эш хакына   катнашулары өчен рәхмәт әйтәбез.

 Бу тәҗрибә республика җитәкчелеге дәрәҗәсендә уңай бәяләнде һәм ТРның башка районнарына үрнәк итеп куелды. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов моны үзенең чыгышларында бер тапкыр гына әйтеп үтмәде инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International