23 августта  Россиядә совет гаскәрләренең Курск дугасында немец-фашист басып алучыларын тар-мар итү көне билгеләп үтелә

2018 елның 23 августы, пәнҗешәмбе

Илебездә Бөек Ватан сугышы китергән кайгы-хәсрәт бер генә гаиләне дә читләтеп үтмәде. Без Бөек Җитүгә үз өлешләрен керткән якташларыбыз белән горурланабыз. Алексеевск  районының Сахаровка авылы кешесе Анна Тимофеевна Гунина Курск сугышында катнаша. Кечкенә генә бу әби, Икенче Бөтендөнья сугышы вакыйгалары турында сөйләп, балаларны  ул еллар тарихына җәлеп  итә. Менә бу юлы да,  истәлекле дата уңаеннан Сахаровка авыл җирлегенең “Родничок” ансамбленә йөрүче балалары Анна Тимофеевнаны җырлары һәм шигырьләре белән сөендерделәр, ә ул аларга  сугыш елларындагы җиңел булмаган хәлләр, Сталинград янындагы, Курск дугасындагы, Белоруссиядәге сугышларда ничек катнашуы турында сөйләде. Балалар  Анна Тимофеевнаның бүләкләрен кызыксынып һәм сокланып карадылар.

Анна Тимофеевнага истәлекле көндә  Курск өлкәсе губернаторы А.Н.Михайловтан котлау открыткасы тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International