“Бердәм Россиянең яшь гвардиясе” җирле бүлекчәсе активистлары, “Форпост” муниципаль бюджет учреждениесе хезмәткәрләре, 1 нче Алекеевск урта мәктәбенең балалар “Вега” хәрәкәте Россия Федерациясенең Дәүләт әләме көненә карата акция үткәрделәр.
Акция ел саен үткәрелә.
Балалар алексеевскилыларга триколор тасмалары һәм бәйрәм тарихы сурәтләнгән йөздңән артык буклет тараттылар.
РФ Дәүләт әләме көненә багышлаган бәйрәм концертлары,
халыкны һәм мәдәният хезмәткәрләрен тартып, триколор тасмалары белән акцияләр Алексеевск муниципаль районының барлык авыл мәдәният йортларында узды.