Алиментлар: сорау-җавап

2018 елның 23 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән республикада комиссия төзелде, анда ТР буенча суд приставлары  федераль хезмәте идарәсе , ТР прокуратурасы һәм республика Мәгариф һәм  фән министрлыгы вәкилләре керде.

 Районыбызда алимент түләмәүчеләр белән килеп туган хәл турында  безгә ТР суд приставлары  федераль хезмәте идарәсенең Алексеевск районындагы бүлеге начальнигы Светлана Куделько сөйләде.

 –Светлана Петровна, республикада алимент түләмәүчеләр белән хәлләр ничек тора?

–  Бүген күпләр аерылышканнан соң балаларын үзләре тәрбияли. Элеккеге ирләр баланы карауга акча түләргә ашыкмыйлар. Бурычлар арта. Проблемалар өстәлә. Шуңа күрә Татарстанда алимент түләмәүчеләр белән эшләүгә   җитди тотындылар. Чөнки  2018 елның 1 августына республикада алиментлар буенча бурыч 3,1 млрд. сумга җитте. Суд приставлары 22 000 нән артык башкару производствосы кузгатты. Аларның 6677 се бурычлыларның административ яки җинаять  җаваплылыгы белән бәйләнгән.

  • Бүген безнең районда үз балаларын карарга теләмәүче бурычлылар күпме?

 – Безнең бүлектә физик затларга 106 башкару производствосы бар. Алексеевск районында 2018 елның 1 августына алиментлар буенча гомуми бурыч 11 млн. сумнан күбрәк, шулардан

33 граждан 4 млн. 105 мең сум бурычлы – бурычлыларны эзләүгә игълан итү турында карар чыгарылды;

  1 млн. 158 мең сум бурычы булган 8 алексеевскилыга карата  җинаять эше кузгатылды һ.б.лар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International