Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге, 1 октябрьдән социаль хезмәтләр алуга хокуклары булган федераль льготачылар, ләкин аның акчалата эквивалентын алучылар Пенсия фондының территориаль органнарына яки ПФР сайтында шәхси кабинет аша тиешле гариза белән мөрәҗәгать итә һәм соцпакет алу хокукын кире кайтара алалар. Әлеге гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк, дип исегезгә төшерә.
Социаль хезмәтләр җыелмасы медицина өлкәсендәге ташламалар, санитар-курорт дәвалануы һәм транспортта йөрү хокукын үз эченә ала. Кеше үзенә тиешле социаль хезмәтләр җыелмасын акчалата алу хокукына да ия. Әгәр акчадан баш тартып, җыелмадан файдаланырга телисез икән, бу сумма бердәм юл акчасыннан чигерелә. Әмма акчалата алганчы, социаль җыелманы сайлау күпкә отышлырак, дип саный белгечләр. Кинәт авырып китсәң, социаль хезмәтләр җыелмасы нигезендә бирелә торган даруларны бушка алырга була. Шуңа да һәркем үзенә уңайлысын сайласын иде.