Районыбыз мәчете гарәп теленә өйрәтү буенча мәчет каршында эшләп килүче мәдрәсәдә укулар башлану турында хәбәр итә.
Һәр елны сентябрьдә мәктәптә тәрбияләнүчеләр укуларын тантаналы линейкадан башлыйлар. Һәр юлы сәнгать җитәкчесе Елена Метелькова төрле тематик чаралар әзерли.
17 сентябрьдә Алексеевск районының десантчылар төркеме Бөек Ватан сугышы ветераны, Сакон авылында яшәүче Рубцов Александр Алексеевичның өенә барды.
18 сентябрьдә Татарстан Республикасы Росреестр идарәсе төзелеш өлкәсендәге законнарны үзгәртү мәсьәләләре һәм шәхси торак төзелеше, бакча йортлары объектларына хокукларны рәсмиләштерү буенча «Кайнар линия» уздырды
“Правослау инициативасы” Бөтенроссия кече грантлар конкурсы гранты ярдәмендә “Килешү һәм бердәмлек”-2018” эзләү экспедициясе Алексеевск районының Войкино авылы янында бара.
8 сентябрьдә Яңа Чишмәдә “Нечкәбил-2018”нең ярым финалы булды. Шушы нык һәм тату гаиләләрнең республика конкурсы – Татарстанның горурлыгы һәм казанышы. Алексеевск, Әлмәт, Яңа Чишмә, Аксубай, Чистай, Чирмешән, Баулы, Лениногорск, Азнакай районнарының унбер уңышлы, чибәр хатын-кызы сәхнә мәйданчыгында бик шәп чыгыш ясады.
“Кайгырту” приютында “Дөньяны чүп-чардан чистартыйк” экологик акциясе бара. Әлеге акциянең барышы турында тәрбияче Наилә Дәүләтшина сөйләде:
– Безнең приютта экологик тәрбиягә зур игътибар бирелә. Без балаларга чын хакыйкатьне җиткерәбез: әгәр һәр кеше үзенең ишегалдын, урамын, инешен чиста тотарга омтылса, бөтен халык саф һава сулар, чиста су эчәр, җирнең гүзәллегенә сокланып карар иде.
20 августтан 9 сентябрьгә кадәр булып узган “Игътибар: балалар!”профилактик акциясе барышында ЮХИДИ инспекторлары нәни алексеевскилыларга юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр.
Күчемсез милеккә, фатирмы ул, әллә җир кишәрлегеме, хокукларны рәсмиләштерү процессы гади гражданнарда күп кенә сораулар китереп чыгара.
Служба, которая бесплатно предоставит информацию при оформлении недвижимости
24 сентябрьдән 26 сына кадәр “Алексеевск үзәк район хастаханәсе” дәүләт бюджет сәламәтлек саклау учреждеиниесендә маммография эшләячәк. Ә Биләр табиблык амбулаториясендә тикшерү 27 сентябрьдән 29 ына кадәр иртәнге 8 дән кичке 4 кә кадәр (төшке ял белән) узачак. Алексеевск үзәк район хастаханәсендә кабул итү сәгатьләре (төшке ял белән):
- 24 сентябрьдә – 9 дан 5 кә кадәр;
- 25 сентябрьдә – 8 дән 4 кә кадәр;
- 26 сентябрьдә – 8 дән 4 кә кадәр.
18 яше тулган барлык хатын-кызлар бушлай кабул ителә. Үзең белән паспорт, медицина полисы һәм СНИЛС алып килергә кирәк.