Экологик акция

2018 елның 18 сентябре, сишәмбе

“Кайгырту” приютында “Дөньяны чүп-чардан чистартыйк” экологик акциясе бара. Әлеге акциянең барышы турында тәрбияче Наилә Дәүләтшина сөйләде:

– Безнең приютта экологик тәрбиягә зур игътибар бирелә. Без балаларга чын хакыйкатьне җиткерәбез: әгәр һәр кеше үзенең ишегалдын, урамын, инешен чиста тотарга омтылса, бөтен халык саф һава сулар, чиста су эчәр, җирнең гүзәллегенә сокланып карар иде. Чиста җиргә аның кадерен белүче һәм саклаучы гына ия була. Мәсәлән, көн саен һавага йөрергә чыкканда мәктәпкәчә яшьтәге балалар үз участокларының территориясен җыештыруда катнашалар һәм аларда һәрвакыт, шуның кадәр чүп-чар кайдан килә икән? дигән сорау туа. Бу сорауга җавап бирү һәм “чүп-чар” проблемасын хәл итәргә тырышу өчен җомга көнне без “Дөньяны чүп-чардан чистартыйк” экологик акциясе үткәрдек. Алдан әзерләнгән эш кораллары белән коралланып, балалар белән Кама елгасы ярына чүп-чарга каршы көрәшергә киттек. Җыештыру вакытында балалар чүп-чарны: кәгазьләрне, пластикны, калай кисәкләрен һ.б.ларны аерым пакетларга сортларга аерып салдылар. Бу акция “Табигатькә бары тик бергәләп, бары тик дусларча гына булышырга! –  дигән девиз астында узды. Балаларыбыз үскәч, бөтен тереклеккә  сак карарлар һәм гомер буена табигать дөньясына мәхәббәтләрен саклаячаклар, дип ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International