Алексеевск районының десантчылар төркеме Бөек Ватан сугышы ветераны янына барды

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

17 сентябрьдә Алексеевск районының десантчылар төркеме Бөек Ватан сугышы ветераны, Сакон авылында яшәүче Рубцов Александр Алексеевичның өенә барды.

 Александр Алексеевич Бөек Ватан сугышы елларында  десант гаскәрләрендә ул аякка баскан чорда сугышчан юл үтүе турында мавыктыргыч  итеп сөйләде. Шунда ул ике тапкыр каты яраланып, җиде ай госпитальдә дәвалана.  Ул әле хәзер дә үпкәсендә кыйпылчык йөртә.

Десантчылар бүләк иткән зәңгәр беретны Александр Алексеевич аерым бер җылылык белән кабул итеп алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International