“Правослау инициативасы” Бөтенроссия кече грантлар конкурсы гранты ярдәмендә “Килешү һәм бердәмлек”-2018” эзләү экспедициясе Алексеевск районының Войкино авылы янында бара. Гражданнар сугышы корбаннары мәетләрен җир өстенә чыгару, аларны җирләү урынында истәлек билгесе кую – эзләүчеләрнең максаты шул.
Биредә үк параллель рәвештә Чистай эзләүчеләре тәкъдим иткән Эшче-Крестьян Кызыл Армиясе кораллары күргәзмәсе дә уза. Бүген Алексеевск, Лаеш, Чистай, Тукай, Спас, Әлки районнары һәм Казан шәһәренең эзләү отрядларын Алексеевск районының район Советы депутаты Рәмис Кәбиров сәламләде.
Хәтер вахтасы октябрьдә “Борынгы Биләрнең яшьлеге” исемле конференция белән төгәлләнәчәк.
Казу эшләре вакытында эзләүчеләр гражданнар сугышының җиде корбанын, шулай ук ул заманның сугыш кирәк-яракларының бер өлешен җир өстенә чыгардылар.