Эшләүче пенсионер агымдагы ел азагына кадәр эштән китмәсә, ул элек булган бөтен индексацияләр исәпкә алынмаган пенсия алачак, дигән ялган мәгълүмат тарату очраклары теркәлде.Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге уяу булырга һәм мошенниклар ятьмәсенә эләкмәскә чакыра. “Гамәлдәге законнар нигезендә хезмәт эшчәнлеген туктаткан пенсионер ул эшләгән чордагы барлык индексацияләрне исәпкә алып, пенсиясен тулы күләмдә алачак”, – диде Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия Фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Татарстанда мәктәп укучылары арасында “IT-чемпион” конкурсы старт алды. Конкурста яшь катнашучыларның төп бурычы – ата-аналарны һәм өлкәннәрне ТР Дәүләт хезмәтләре порталында электрон сервислардан актив файдалануга һәм шуның белән бергә максималь санда приз баллары эшләүгә җәлеп итү. Конкурс ТР Мәгълүмат һәм элемтә министрлыгы тарафыннан ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы белән берлектә мәктәп укучыларында сан күнекмәләрен үстерү һәм халыкның компьютер грамоталылыгын күтәрү максатында үткәрелә.
Конкурс ике этапта: 2018 елның 18 сентябреннән 30 ноябренә кадәр, 2019 елның 1 февраленнән 30 апреленә кадәр узачак. Конкурсның һәр этабы йомгаклары буенча һәр муниципаль районда һәм шәһәр округында 3 әр җиңүче билгеләнәчәк, аларга приз итеп смартфоннар тапшырылачак. Аерым номинация сыйныфы аеруча күп балл җыйган иң актив сыйныф җитәкчеләре өчен оештырылган.
Якташларыбыз иҗаты
Яшь чак – җүләр чак яки акыл еллар узу белән килә
Моннан бер ел элек диярлек районыбыз урамнарында иске чүп-чар баклары бетерелде.Тишелеп беткән контейнерларга алмашка яңалары куелды. Контейнерлар куелмаган урыннарда чүп-чар график буенча алып кителә, бу алексеевскилылар өчен гадәти нәрсәгә әйләнде. Әлбәттә, чистарып китте.
Кама елгасының бик матур яр буенда, Речное авылы янында районыбыз мәктәпләре укучыларының туристлык слеты булып узды. Шушы гаять зур спорт бәйрәме турында безгә Биләр мәктәбе укучысы Александр Обрезков сөйләде.
20 сентябрьгә Алексеевск районында 33594 тонна силос әзерләнде.
Көнбатыш Кама аръягы буенча: 2018 елның 20 сентябренә
Алмашынучан болытлы һава.
Игътибарыгызга шуны җиткерәбез: район газетасының 2017 ел, 6 октябрендә басылып чыккан оферта килешүләре (килешү төзү ысулы) нигезендә “Клиент”ның беренче түләүне түләве әлеге офертаның тулы һәм бер каршылыксыз акцепты булып тора, ул әлеге тәкъдим итү бүлегендә билгеләнгән тәртиптә хезмәтләрне “Башкаручы” тарафыннан “Башкаручы”ның “Клиент” адресына җибәрелгән квитанцияләре нигезендә тәкъдим ителә. Шул рәвешчә, “Экосервис” ЧҖҖдан каты көнкүреш калдыкларын чыгару хезмәтләре өчен беренче квитанцияне түләп, граждан әлеге оешма белән килешү төзүгә ризалык бирә.
24 сентябрьдән 26 сына кадәр “Алексеевск үзәк район хастаханәсе” дәүләт бюджет сәламәтлек саклау учреждеиниесендә маммография эшләячәк.