Мошенниклык фактларына юл куймау

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

Әгәр үзегезне һәртөрле мошенниклык очракларыннан саклыйм, дисәгез, исегездә тотыгыз!

Түбәндәге мәгълүматларны хәбәр итмәгез:

 банк картагызның номерын;
шәхси кабинетыгызга керү өчен логин һәм паролегезне;

 телефоныгызга бер тапкыр килә торган паролегезне;
civ-код (цив-код) карталарын. Ул “пластика”ның икенче ягына язылган. Гадәттә өч саннан тора;

 картагызның пин-кодын;
хезмәтләр һәм товарларга тикшерелгән сайтлар аша гына заказ бирегез.

ИСЕГЕЗДӘ ТОТЫГЫЗ:
Әгәр сез үз картагыз яки онлайн- кабинет мәгълүматларыгызны үзегез хәбәр итсәгез һәм акчагызны югалтсагыз, аны сезгә беркем дә кире кайтарып бирмәячәк. Банкка дәгъва кылу файдасыз булачак!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International